Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Татарстан Министрлар Кабинетының “Кеше һәм табигать”, “ЭКОлидер” конкурсы уздырырга бойрык нигезләде.
“Кеше һәм табигать” конкурсы
Конкурсның номинацияләре:
“Иң яхшы телесюжет”;
“Иң яхшы вакытлы матбугат язмасы”;
“Иң яхшы радиосюжет”;
“Иң яхшы электрон басма материалы”;
“Иң яхшы фото”;
һәм махсус призлар.
Конкурста журналистлар һәм республика, район, шәһәрләрнең басма, электроник, теле-радио мәгълүмат чаралары коллективлары, шулай ук предприятие, учреждение һәм оешмаларның мәгълүмат чаралары катнаша ала.
Мәгълүмат чараларының материаллары министрлыкка (аның матбугат хезмәтенә) “Кеше һәм табигать” конкурсына” дигән тамгалы электрон яздыргычта (CD яки DVD дискта), 420049, Казан ш., Павлюхин ур. 75 й., “матбугат хезмәте” адресына җибәрелә.
Конкурска бирелгән материаллар кире кайтарылмый. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы материаллардан файдалану хокукын үзендә калдыра.
“ЭКОлидер” конкурсы
1. Конкурсның номинацияләре
Республиканың предприятие һәм оешмалары өчен:
“Нәтиҗәле экологик программа өчен”;
“Икенчел ресурсларны җыю, эшкәртү технологияләре, энергия саклаучы һәм экологик нәтиҗәле технологияләр керткән өчен”;
“Агропром комплексына заманча инновацион экологик технологияләр керткән өчен”;
“Торак-коммуналь комплекс эшчәнлегендә экологик куркынычсызлык казанышлары өчен”;
“Нәтиҗәле экологик менеджмент өчен”.
Муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары өчен:
“Республика буйсынуындагы шәһәр территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен”;
“Муниципаль район территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен”.
Мәдәният, мәгариф, социаль сфера һәм сәламәтлек саклау, дини оешмалар һәм берләшмәләр өчен:
“Экологик белем бирү өлкәсендәге казанышлар өчен”;
“Экология һәм мәдәният”;
“Экология һәм сәламәтлек”;
“Иң яхшы экологик белем бирү проекты”.
Җәмәгать оешмалары һәм берләшмәләре өчен:
“Иҗтимагый хәрәкәтнең ЭКОлидеры”.
Конкурска материаллар министрлыкка, “ЭКОлидер конкурсына” дигән тамга белән, 420049, Казан ш., Павлюхин ур., 75 й. адресына җибәрелә.
Конкурска җибәрелгән материаллар рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.
2. Конкурста катнашу өчен шундый материаллар тапшырырга кирәк:
шушы Положениеның 1нче, 2нче, 3нче кушымталарына ярашлы рәвештә, катнашучының мәгълүмат картасын тутырырга;
шушы Положениеның 4нче кушымтасына ярашлы һәм сайлап алынган номинациягә бәйле рәвештә эшчәнлекне тасвирларга;
катнашучы үзе кирәк санаган материалларны тапшырырга. Белешмәләр өчен телефон 8(8553) 30-61-10