Җиңү көне уңаеннан уздырылган очрашуда район башлыгы Мактаулы гражданнарның Әлмәт үсеше турындагы фикерләрен тыңлады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Өлкәннәр үз чиратларында Әлмәт тормышында булган истәлекле вакыйгалар турында сөйләделәр, Айрат Хәйруллинга сорауларын бирделәр.
Ветераннарга район башлыгы зур хөрмәт белән бүләкләр тапшырды.