9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын үткәрү уңаеннан Әлмәттә транспорт хәрәкәте чикләнә. Транспорт хәрәкәте түбәндәге маршрут буенча чикләнәчәк:
7:00-09:30 - Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу тантанасы. Тимирязев урамы буенча хәрәкәтне Радищева урамыннан алып Җәлил урамына кадәр чиклиләр.
8:00-15:00 - Җиңү парады, массакүләм күңел ачулар. Ленин урамы буенча хәрәкәтне Чехов урамыннан башлап Җәлил урамына кадәр чиклиләр. Шулай ук Гагарин урамы буенча Ленин мәйданыннан алып Белоглазов урамына кадәр.
15.00 - "Үлемсез полк" йөреше. Ленин урамы буенча хәрәкәтне Нефтьчеләр мәйданынна Ленин мәйданына кадәр чиклиләр.