Әлмәттә тагын бер яшел почмак барлыкка килде. Ленин урамында 170 декоратив үсенте утыртылды. Шәһәрне төзекләндерүдә ПАО "Татнефть" генераль директоры урынбасары, Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов, кадрлар бүлеге җитәкчесе Рифдар Хәмәдъяров, район башлыгы Айрат Хәйруллин, волонтерлар һәм башкалар катнашты.