Әлмәт муниципаль районы торак пунктлары "Санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча районның иң яхшы авылы" бәйгесендә катнаша алачаклар

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

15 майдан алып 21 майга кадәр Әлмәт муниципаль районы авыл җирлекләре һәм "Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогы" "Санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча районның иң яхшы авылы" бәйгесендә катнаша алачаклар.

Әлмәт муниципаль районы торак пунктларыныж санитар-экологик хәлен яхшырту һәм аларны төзекләндерү бәйгенең максаты булып тора. 

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан беренче, ике икенче һәм өч өченче урыннар билгеләнәчәк.

Бүләкле урыннарны яулаган җиңүчеләр комиссия тарафыннан акчалата премия белән бүләкләнәчәк.

Җиңүчеләргә бүләкләр "Сабан-туй - 2017" бәйрәмендә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International