Әлмәт шәһәренең "Республика клиник онкология диспансеры" филиалында республиканың көньяк-көнчыгышында халыкка онкологик ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча семинар узды. Бу чарада РКОДның баш табибы Илдар Хәйруллин да катнашты. Очрашу "түгәрәк өстәл" режимында үткәрелде.