Утырышта 5 майда узачак 18 нче район Советы сессиясендә һәм 20 нче шәһәр Советы утырышында каралачак мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Әйтергә кирәк, сессиясенең төп темасы - 2016 елда район һәм шәһәр бюджеты үтәлеше турында хисап. Сессиядә шулай ук район территориясендә законлылык һәм хокук тәртибен саклау, хокук саклау органнарының эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән Әлмәт шәһәре прокуроры Рафаэль Шакиров чыгыш ясаячак.