Бүген Казанда III Татарстан халыклары съезды ачылды. Бу чарада барлык муниципаль берәмлекләр һәм милли-мәдәни оешмалардан 730 делегат катнашты. Форумда катнашучылар мәдәни үсеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Төп доклад белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.