Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов уздырды. Киңәшмәдә район башлыгының авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары Олег Шабалин, Әлмәт эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Олим Отакулов һәм Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Маликов чыгышлары тыңланды.
Марат Гыйрфанов Җиңү көненә әзерлек тиешле дәрәҗәдә булырга тиешлеген ассызыклады, экологик шимбәләрдә катнашырга чакырды.