Православие динен тотучы Әлмәтлеләр пасха бәйрәмен билгеләп утәләр

2017 елның 16 апреле, якшәмбе

Буген бөтен дөньяда православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсен - Пасханы билгеләп утәләр. Иисус Христосның терелеп торган көне христианнар өчен иң изге көннәрдән санала. Бу бәйрәм кешеләрдә Аллаһ мәрхәмәтенә өмет уята, яхшылык, гаделлек җиңәчәгенә ышаныч уята, мәхәббәт һәм яңаруны гәүдәләндерә.

Бу изге конне Әлмәт Казан кафедраль соборы халык белэн тулган иде. Бэйрэм литургиясендэ Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайрулин катнашты.

- Барлык кешеләрне берләштереп, аларнын рухи тормышында гаять зур роль тоткан, һәр христиан өчен газиз һәм кадерле булган шушы бәйрәм күнелләрегезне җылытып, өйләрегезгә бәхет, тынычлык, уңышлар гына китерсен. Сезгә, сәламәтлек, хәерле гомер, шатлык, үзара аңлашучанлык һәм мәхәббәт,үз көчегезгә ышаныч телим, - билгелэп утте Айрат Хайруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International