Әлмәттә капиталь ремонт, торак тозелеше һәм терлекчелек нәтижәләре турында сөйләштеләр

2017 елның 16 апреле, якшәмбе

Татарстан Республикасында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын гамәлгә ашыру эше дәвам итә. Барлыгы 180 мең 171 кв. метрдан 4 мең 913 торак урыныннан 158 мең кв. метрын сатып алуга 4 мең 338 шартнамә төзелгән. Шулардан Казан буенча 14 мең 519 кв. метрлы 434 торак урынының 4 мең кв. метрын сатып алуга 149 шартнамә төзелгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ухзган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин шулай ук ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм аларга ремонт ясау, фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАПлар), табиб амбулаторияләре һәм башка сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү турында да сөйләде.

Республикада универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклардан модульле чаңгы базалары төзелә – бу 120 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 11 блоклардан модульле чаңгы базасы.

Үзәкләштерелгән җылыту пунктларыннан индивидуаль җылыту пунктларына (ИҖП) күчү программасы буенча Казанда, Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 1 мең 286  объектта ИҖП кую планалаштырыла. Беренче чиратта 400 объект билгеләнгән, финанслау чыганаклары ачыкланган, эшләрнең графигы әзерләнгән.

Республика терлекчелеге буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Әлеге сораулар район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International