Чын күңелдән сезне күркәм бәйрәмегез – якты Христосның терелеп торган көне белән котлыйм!
Изге Пасха – иң мөһим христиан бәйрәмнәрнең берсе. Ул дин тотучыларны югары идеалларга һәм байлыкларга юнәлтә, тормышны мәхәббәт һәм шәфкать, туганнар һәм якыннар турында кайгырту белән тулыландыра. Барлык буын кешеләрен берләштерүче Пасха гореф-гадәтләре инде күп гасырлар дәвамында изге гамәлләрне башкаруга дәртләндерә, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм әхлакый яктан камилләшү юлыннан барырга ярдәм итә.
Ихлас күңелемнән шушы бөек бәйрәмне сау-сәламәт һәм имин каршыларга телим. Бу бәйрәм сезгә туганнар һәм якын кешеләр белән аралашу җылысын өләшсен, ә якты бәйрәм куанычы яңа казанышлар өчен көч бирсен һәм изге эшләр башкаруга рухландырсын!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р.Хәйруллин