Әлмәттә Космонавтика көненә багышланган узыш үтте

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Кешелек тарихында космик эра башлануга 60 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында бүген илебезнең барлык төбәкләрендә «Волонтерларның космик йөгерүе» бөтенроссия акциясе узды.

Әлмәт массакүләм спорт чарасында югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән барлыгы 700 дән артык кеше катнашты. Шулай ук «Алнас» стадионында булган йөгерештә төрле хәрәкәт, оешма, яшьләр спорт берләшмәләре, хакимият органнары вәкилләре, спортчылар стартка басты. “Яшел фитнес” проекты коллективы да катнашучыларга энергия биреп, күпләрне фитнеска бастырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International