Әлмәт укучылары “Алтын каләм” – 2017 фестивалендә катнаша алалар

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

XXII “Алтын каләм” балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестивале Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты (Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе) катнашуы белән “Татарстан Республикасының иҗади яшьләре академиясе” региональ иҗтимагый оешмасы белән бергә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасының журналистлар берлеге тарафыннан уздырыла.

Фестиваль яшь журналистлар, иҗади һәм сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларның эшчәнлегенә ярдәм итү, социаль яктан мөһим булган яшьләр проектлары һәм инициативаларына, шул исәптән яшьләр арасында мәгълүмати культураны камилләштерү буенча, игътибарны җәлеп итү максаты белән үткәрелә.

Читтән торып этабында катнашырга теләүчеләргә https://goo.gl/forms/mcMUYLXpOI03B9vS2 сылтамасы буенча электрон гаризаны калдырырга кирәк була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International