Бүген экологик икеайлык кысаларында Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре территориясен очып әйләнеп чыктылар.Чүплек һәм чүп-чарны җыеп тору урыннары билгеләнде.Предприятиелар җитәкчеләрен һәм шәһәрдә яшәүчеләрне агымдагы атнадан алып 22 апрельдә узачак өмәгә кадәр өй кырыйларын һәм предприятиелар территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләренә туры китерергә өндибез.