Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2017 елда гомуми кулланыштагы автомобиль юлларында зур йөк транспорты хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертүгә багышланган брифинг узды.
Артем Чукин хәбәр иткәнчә, Татарстан юлларында 2017 елда 15 апрельдән 14 майга кадәр зур йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Язгы чикләүләр – мәҗбүри кабул ителгән чара һәм ул автомобиль юлларын җимерелүдән саклауга юнәлтелгән. Чикләү ел саен кертелә. Кар эрегәндә, йөк машиналары астында юл ныграк җимерелә башлый.
Автомобиль юлларын диагностикалау нәтиҗәсендә рөхсәт ителгән авырлык билгеләнә: бер күчәрле транспорт чараларына - 6 тонна, ике күчәрлегә - 5 тонна, өч күчәрлегә - 4 тонна.
Артем Чуркин ассызыклаганча, аерым очракларда чикләүләр кертелгән вакытта “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булганда зур йөк транспорты хәрәкәте мөмкин.
Андый рөхсәтне Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте сайты аша электрон рәвештә алырга була (https://uslugi.tatarstan.ru, раздел “Услуги в электронном виде для предпринимателей”, вкладка “Услуги ГБУ “Безопасность дорожного движения”)
Республиканың Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә республиканың барлык салым инспекцияләрендә Татарстанда яшәүчеләр өчен "Ачык ишекләр көне" уздырылачак.
Очрашулар 14 апрельдә – 9.00-20.00 сәгатьләрдә, 15 апрельдә 10.00-15.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Бу көннәрдә кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак. Аерым алганда, кемгә декларация тапшырырга кирәк, бланкны ничек итеп дөрес тутырырга, декларацияне ничек тапшырырга, сайтта салым хезмәтенең тагын кайсы электрон сервисларыннан файдаланырга була дигән сораулар каралачак.
2017 елгы декларация кампаниясе Татарстанда 9 гыйнвардан 2 майга кадәр узачак. Бу вакыт эчендә республикада яшәүчеләр үзләренең керемнәре хакында хисап бирергә тиешләр. Апрель башына Татарстанның салым хезмәтенә 153 мең салым декларациясе бирелгән.