Кичә башкарма комитетында Әлмәт муниципаль районы оештыру комитетытының утырышы узды. Очрашуның сәбәбе - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек. Утырышта тантана үткәрүдә катнашучы, шәһәрнең барлык хезмәтләре вәкилләре дә бар иде.