Әлмәттә «Волонтерларның космик йөгерүе» бөтенроссия акциясе узачак

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Кешелек тарихында космик эра башлануга 60 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында 12 апрельдә илнең барлык төбәкләрендә «Волонтерларның космик йөгерүе» бөтенроссия акциясе узачак.

Космонавтларның фикере буенча сәламәт яшәү рәвеше, бик яхшы әзерлек һәм хәл – космик уңышның дәлиле. Нәкъ шуңа күрә чара физик культура, спортны, шулай ук Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популяштыру һәм Россия космонавтикасы казанышларына игътибарны җәлеп итү өчен оештырылган.

Массакүләм узыш Әлмәттә 9:30 сәгатьтә шәһәр стадионында узачак.

12 апрель көнне бөтен дөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле дата беренче космоска очуга багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International