Әлмәттә район активы белән киңәшмә узды

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбедә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Наил Усмановның һәм ФБП рәисе Зөлфия Шәйдуллиналарның чыгышлары тыңланды.

Чыгышларны анализлап, район башлыгы Айрат Хәйруллин язгы чәчүгә һәм салымнарны вакытында җыюга игътибар нык булырга тиешлеген ассызыклады. Экологик шимбәләр үткәрелүгә карамастан, урамнар һәм ишегаллары пычрак булып кала бирә.

Айрат Хәйруллин "Куркынычсыз шәһәр" программасы буенча да эшне тизләтергә кирәк, дип белдерде. алма бакчасын булдыруда теләге булган һәркем катнаша алуын бәян итте.

Агымдагы атнага булган планнар да игүлан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International