Әлмәттә транспорт хәрәкәте чикләнә

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын үткәрү уңаеннан Әлмәттә транспорт хәрәкәте чикләнә. Транспорт хәрәкәте түбәндәге маршрут буенча чикләнәчәк:

7:00-10:00 - Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу тантанасы.  Тимирязев урамы буенча хәрәкәтне Радищева урамыннан алып Җәлил урамына кадәр чиклиләр. 

8:00-15:00 - Җиңү парады, массакүләм күңел ачулар. Ленин урамы буенча хәрәкәтне Чехов урамыннан башлап Җәлил урамына кадәр чиклиләр. Шулай ук Гагарин урамы буенча Ленин мәйданыннан алып Белоглазов урамына кадәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International