Әлмәтлеләрне “Россия бистәсе - 2017” РФ шәһәр һәм авыл җирлекләре субъектлары эшлекле активлыгының мәгълүмат навигаторын булдыруда катнашырга чакыралар

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

РФ җирле дәрәҗәдәге субъектларында яшәүчеләрнең ил тормышында активрак катнашу, шулай  ук аларның формалашуы өчен киң һәм тигез мөмкинлекләр булдыру максатына таянып эш итеп, “Россия яңалыклары” ИМА һәм “Россиянең икътисади сәясәте” журналы редакциясе “Россия бистәсе - 2017” РФ шәһәр һәм авыл җирлекләре субъектлары эшлекле активлыгының мәгълүмат навигаторын - http://www.kremlinrus.ru/news/165/65187 булдыралар.

Шушы ресурс кысаларында шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге дәүләт һәм шәхси учреждениелар региональ, федераль идарә органнары һәм җәмгыятьнең киң даирәләре игътибары өчен конструктив тәкъдимнәрне бушлай бастыра алалар.

Стратегик проектлар һәм шәһәр һәм авыл хуҗалыклары программаларын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәр өчен http://www.kremlinrus.ru/podd адресына җибәрергә була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International