Район активы белән киңәшмәдә халыкның Әлмәт районында медицина ярдәме белән канәгать булуына бәя бирү буенча мәгълүмат белән сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина чыгыш ясады.
Агымдагы елның февраль аенда Маркетинг тикшеренүләр үзәге тарафыннан социологик сораштыру үткәрелде. Сораштыруда 240 респондент катнашты.
Киңәшмә ахырында эш атнасына план билгеләнде. Сишәмбе, 21 март көнне, дәүләт һәм муниципаль идарәсе органнарында бердәм гражданнарны кабул итү көне, шулай ук «Әлмәт» КЦ «Мгновения души» камера ансамбле концерты узачак. 22 март көнне - «Оркестр кыллы музыка кораллары» номинациясендә Ф.З. Яруллин исемендәге яшь музыкантлар конкурсы. 23 март, чәршәмбе көнне, «IT дөньясын ач» яшьләр һәм җәмәгать активистлары өчен мастер-класс уздырылачак, 25 март көнне - « Җиңүгә кадәр йөзеп җитәргә» тәүлеклек йөзү.