Айрат Хәйруллин: «Безнең максат – язгы ташу вакытында барлык чараларны күрергә һәм нык коралланырга»

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбе яңа кадрлар билгеләнеше турында белдерүдән башланды. Шулай, конкурс нәтиҗәләре буенча Төхбәтуллина Аида Бахший кызы ӘМР башкарма комитетының кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча сектор мөдире итеп билгеләнде. Шулай ук 20 марттан бирле Ханнанова Әлфия Башир кызы башкарма комитетның беркетмә бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкара башлады.

2017 елда Әлмәт муниципаль районы территориясендә ташу хәле турында доклад белән РФ ГТХМ БИнең Әлмәт шәһәре буенча Идарә җитәкчесе Валерий Грезнев чыгыш ясады.

2017 елның 20 мартына торышы буенча кар катламының биеклеге уртача 52 см. тәшкил итә. 15 март көнне Дала Зәе елгасы ярларыннан чыкты. 2017 елның 20 мартына елгада су биеклеге 2,18 метрдан 2, 48 метрга кадәр тәшкил итә. узыка кораллары» номинациясендә Ф.З. Яруллин исемендәге яшь музыкантлар конкурсы. 23 март, чәршәмбе көнне, «IT дөньясын ач» яшьләр һәм җәмәгать активистлары өчен мастер-класс уздырылачак, 25 март көнне - « Җиңүгә кадәр йөзеп җитәргә» тәүлеклек йөзү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International