Әлмәтлеләрне ташкын вакытында сизгерлек күрсәтергә өндиләр

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Яз вакыты җитү белән юка боз һәм су өслегендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы арта.

Әлмәт муниципаль районы буенча ТР МЧС Идарәсе шәһәр һәм район предприятиелары, районның мәгариф учреждениелары һәм авыл җирлекләрендә яз вакытында гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен кисәтү һәм җиңеләйтү максаты белән оештыру, укыту һәм пропаганда чараларының үткәрелүе турында хәбәр итә.

Әгәр сез куркыныч хәлгә эләксәгез, һәм сезгә янгын сүндерүчеләр яисә коткаручылар ярдәме кирәк булса - кәрәзле телефоннан бердәм барлык ашыгыч хезмәтләрне чакыру номеры «112», «101» һәм стационар телефоны - «01».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International