17 март көнне “Бәләкәч” балалар бакчасында ата-аналар һәм укытучылар арасында “Ягез әле әниләр, ягез әле укытучылар” бәйгесе узды. Бәйгедә 8 әни һәм 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениелары укытучылары катнашты.
Әлеге чараның максаты – ата-аналарны һәм тәрбиячеләрне яшь юл хәрәкәте катнашучыларының гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калу буенча актив эшкә җәлеп итү, мәктәпкәчә оешмаларда балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүнең инновацион формаларын һәм чараларын кертү.
Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ ЮХИДИ бүлеге