Әлмәттә торак төзелеше һәм язгы чәчүгә кагылышлы сораулар тикшерелде

2017 елның 18 марты, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елның 17 мартына 526,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 103% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Ирек Фәйзуллин докладын төзелеш өлкәсендә хезмәт иминлеге турындагы хәбәрләрдән башлады. Ел башыннан алып, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 337 тикшерү үткәрелгән. “Татарстан Республикасы төзүчеләре Бердәмлеге" үзидарә оешмасы 145 компанияне тикшергән. Әмма моңа карап кына фаҗига саны кимеми. Агымдагы елның гыйнвар аеннан хәзерге вакытка кадәр чорда 4 бәхетсезлек очрагы булган.

Социаль ипотека программасы буенча республикада 23 йорт файдалануга тапшырылган, соңгы 3 атнада 3 торак йорт (Түбән Кама, Арча, Алексеев районнарында).

2017 елда аренда торагы программасы кысаларында 13 йорт төзү планлаштырылган. Шулардан 4 объект файдалануга тапшырылган (Югары Осланда – 3, Чирмешәндә -1).

Республикада ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча эш дәвам итә. 2017 елда 305 ятим баланы торак белән тәэммин итү планлаштырыла.

2017 елның 17 мартына авыл клублары төзелеше өлкәсендә 31 объектта эш оештырылган. Шул ук вакытта 8 объектта әзерлек эшләре бара.

Фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше буенча республиканың 13 районында 13 объектта эш бара.

Татарстанда авыл советы биналары төзелеше дәвам итә. 11 объектта эшләр оештырылган, 4 объектта әзерлек эшләре бара.

Шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы да гамәлгә ашырыла.

Ирек Фәйзуллин докладын йомгаклап, барысын да көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләре көне белән котлады, түземлек һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуны теләде.

Соңыннан социаль ипотека программасы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды гамәлгә ашыра торган проектлар турында Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.

Әлеге сораулар район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International