Бүген татар гимназиясендә иҗтимагый советның һәм телләр буенча комиссиянең киҗәйтелгән бердәм утырышы булды. Анда ТР Дәүләт советы депутаты Марат Галиев, ТР Президенты каршында эшмәкәрләрне яклау буенча уполномоченные Тимур Нагуманов, район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
Чара барышында милли мәйданчыкларга сәяхәт кылынды, рәсми утырыш барышында икетеллелек, милли сәясәт һәм башка көнүзәк темалар каралды.
Азакта 22 апрель көнне Казанда булачак Татарстан халыклары съездына делегатлар сайланды, бүләкләү үтте.