Әлмәттә "Үлем белән сатучылар турында хәбәр ит!" акциясе старт алды

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Татарстанда «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» акциясенә янәдән старт бирелде.
Хәтерләсәгез, акция беренче тапкыр 2008 елда игълан ителгән иде. Кагыйдә буларак, әлеге россиякүләм чара елга ике мәртәбә - март-апрель һәм октябрь-ноябрь айларында үткәрелә. Хокук сакчыларының бу чарага зур игътибар бирүе юкка түгел, билгеле. “Ак үлем”гә каршы көрәштә халык ярдәменең ни дәрәҗәдә мөһим булуын алар күптән аңлады инде.

Мәсәлән, Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда уздырылган акциянең икенче этабында “ышаныч телефоннары”на республика халкыннан барлыгы 189 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Татарстанлылар наркотик сату һәм тарату белән шөгыльләнүчеләр, әфьюн кулланучылар турында аеруча еш хәбәр иткән. Нәтиҗәдә, хокук сакчылары әлеге шикаятьләр нигезендә дистәләгән  җинаять эше ачкан, административ хокук бозулар турында  протокол төзелгән...

13 март көнне исә «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» акциясенә янәдән старт бирелде. Шул рәвешле, халык наркотик куллану һәм тарату белән шөгыльләнүчеләр турындагы мәгълүматны аноним рәвештә тиешле органнарга җиткерә ала. Шул ук вакытта аларга әлеге афәткә каршы көрәш, аны дәвалау чаралары турында да сорашып шалтырату мөмкинлеге тудырылган.


Татарстанлылар наркотик тарату, саклау һәм куллану белән бәйле мәгълүматны теләсә-кайсы вакытта калдыра ала. Моның өчен түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:(843) 291-20-02 (тәүлек дәвамында),  (843) 272-33-13 ( 9.00-16.00).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International