10 март көнне «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖдә хезмәт саклау буенча координация советының күчмә утырышы узды.
2016 елда координация советы эшенең нәтиҗәләре, Әлмәт муниципаль районында хезмәт саклау өлкәсендә күзәтү органнары эшчәнлеге турында районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хезмәт саклау буенча координация советы рәисе Айрат Мөхәмәтҗанов чыгыш ясады.