Хөрмәтле Әлмәт районы халкы!
Сезне «Авыл – мөмкинлекләр территориясе” бөтенроссия проектында катнашырга чакыралар. Аның кысаларында иҗтимагый фикер лидерларын ачыклау конкурсы булачак. Анда 18-35 яшьлек гражданнар катнаша ала, аларның авылда яшәве һәм иҗтимагый тормышта актив катнашуы кирәк.
Чарада катнашу өчен 30 мартка кадәр: rssm@inbox.ru электрон адресына заявка җибәрегез.
Элемтә өчен телефон: 8(495) 608-61-03, чара турында төгәлрәк www.rssm.su сайтында язылган.