Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә "Яшь вокалист" конкурсы үтәчәк

2017 елның 14 марты, сишәмбе

16 март көнендә Фәрид Яруллин исемендәге яшь музыкантлар республика конкурсы кысаларында Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә "Яшь вокалист" конкурсы үтәчәк.

Конкурста Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш регионы балалар музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре укучылары катнаша. Бу академик вокал музыка башкаручылары өчен уздырыла торган республика дәрәҗәсендәге конкурсларның берсе. Татарстан Республикасының 10нан артык шәһәреннән килгән 6дан 18 яшькә кадәр 70тән артык конкурсант катнашачак.                                                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International