Якташыбыз, танылган нефтяник, журналист, Ш. Бикчурин премиясе лауреаты язучысы, ТАССРНЫҢ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР журналистлар Берлеге һәм СССР язучылар Берлеге әгъзасы Изаил Зариповның 90 яшьлек юбилеен туганнары һәм якыннары гаилә эчендә генә билгеләп үтү белән чикләнмәделәр. Чөнки, Изаил Зариповның иҗади мирасы – гаилә өчен кыйммәтле тарихтан тыш, халык байлыгы да.