Әлмәттә төзелеш һәм язгы чәчүгә әзерлек эшләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 11 марты, шимбә

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә узды. Анда республика күләмендә алып барылган төзелеш һәм язгы чәчүгә әзерлек эшләре каралды. Киңәшмә ахырында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов район җирлегендә алып барылган төзелеш объектларына, региональ программаларның үтәлешенә тукталды. Агымдагы елда 62 күпкатлы йортка ремонт ясалачак, 13 йортта 59 лифт алмаштырылачак. Шулай ук шәһәрнең балалар поликлиникасын, балалар музыка мәктәбен, һөнәри колледжны, яшүсмерләр клубларын төзекләндерү дә планда каралган һәм бу объектларда эш башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International