7 нче март көнне Мәскәүдә Бөтенроссия балалар КВНы лигасының 2016-2017 еллар сезонының 1/2 финалы үтте . Бу чарада “Бобрята” дип исемләнгән Әлмәт КВН командасы катнашты. Кискен көрәштә Әлмәт командасы 18 Россия шәһәрләре һәм өлкәләре командары арасында 1нче урын яулады.