Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) – табигый юл белән күчә торган кискен йогышлы авыру. Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр – кыр тычканнары тарата. Кешенең ГЛПС йоктыруының төп юлы булып һава-тамчы һәм һава-тузан юлы тора, бу вакытта җәнлекләрнең биологик бүлендекләрендә булган авыру кузгатучы аэрозоль сыйфатында өске сулыш юллары аша кешенең үпкәләренә эләгә, ә соңыннан кан белән башка органнарга һәм тукымаларга. Кешедән-кешегә инфекция күчми.
Бу турыда "Татнефтегазпереработка" предприятиесе хезмәткәрләренә медпрофилактиканың баш табибы вазифасын башкаручы Әнвәр Абдуллин җиткерде.
Авыруның беренче билгеләре күпмедер вакыт узганнан соң гына билгеле була. Тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелергә, күңел болганырга, буыннар авырта башларга мөмкин. Шулай ук авыру вакытында кеше начар күрә башлый, борыныннан кан килә. Әгәр вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәсә, ул үләргә дә мөмкин.
Әлеге вируска каршы махсус вакцина юк. Шуңа күрә, авыру йортыгызга кермәсен өчен кайбер саклану чаралары күрү зарур. Иң беренче чиратта, йорт , бакча тирәләрендә кимерүчеләр үрчүгә юл куймагыз. Тузанлы эш башкарганда, авыз-борынны каплагыз, резина перчаткалар киеп эшләгез. Беркайчан да юылмаган кул белән ашамагыз, ачык чыганаклардагы суны файдаланмагыз. Ризыкны тычканнар үтеп керә алмаслык ябык савытларда саклагыз!