"Сколково" фонды президенты советнигы Пекка Вильякайнен YouTube каналында үзенең аккаунтында "Spasibo Lovely Almetyevsk" исемле видео урнаштырды. Искә төшерик, Пекка Вильякайнен 2-3 мартта узган Open Innovations Startup Tour 2017 кысаларында Әлмәттә булды. Пекка Вильякайнен барлык стартаперларга катнашу өчен рәхмәт белдерә һәм 6-7 июньдә Мәскәүдә үтәчәк Startup Village этабында очрашуга ышанып кала.