Әлмәт картиналар галереясендә музыкаль кичә узачак

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

2 нче март көнне 17:30 сәгатьтә Әлмәт картиналар галереясендә "Музыкаль яз" дип исемләнгән музыкаль кичә узачак. 

Инде 5 ел дәвамында айның һәр беренче пәнҗешәмбесендә картиналар галереясе залларында сәнгать сөючеләр өчен кичәләр уза.  

Музыкаль кичәне булдыру өстендә Р.Н. Нәгыймов исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе һәм Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте укучылары эшләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International