Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән киңәшмәдә төзелеш, капиталь ремонт һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре турында сөйләшенде.
“Татарстан бюджетыннан “Муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый киңлекләрен үстерү” программасына бүленгән 2 млрд сумга федераль средстволарда өстәлергә мөмкин.Моның өчен районнарның үзләренә тиз арада 5 елга исәпләнгән муниципаль программа булдырырга кирәк,”- дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмә ахырында район һәм шәһәр территориясендә алып барыла торган ремонт һәм төзелеш эшләренең барышы буенча мәгълүмат тыңланды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин ишек алды һәм күпфатирлы йортлар территориясен төзекләндерү программасына кагылышлы сорауларны ныклап өйрәнергә кушты.