Колшәрип авылы җирлегендә отчет җыелыш булып узды

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Җыелышта район башлыгы Айрат Хәйруллин, башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары Олег Шабалин һәм башка җитәкчеләр, депутатлар катнашты.

Колшәриплеләр җыелыш барышында 20 дән артык сорау бирделәр. Юллар, су, газ үткәрү, өстәмә маршрут рейслар булдыру белән беррәттән елганы чистарту мөмкинлеге буенча да мөрәҗәгать иттеләр.

Барлык сораулар район службаларына җиткерелде. Айрат Хәйруллин аларның күбесен җирле совет карамагына тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International