Кичә Әлмәттә югары класс укучыларының ата-аналары бердәм дәүләт имтиханы бирү акциясендә үзләрен сынап карадылар. Чара 12 нче мәктәптә «Ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханы бирү көне» акция кысаларында үтте. Әлмәттә БДИ процедурасын үтәргә 50 ата-ана теләк белдерде. Акциядә Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Дмитрий Садетдинов та катнашты. Бу акциянең максаты – ата-аналарның йомгаклау аттестациясендә үзләрен сынап карау, тәжрибәләре белән уртаклашып, балаларын дәүләт имтиханнарын уңышлы итеп тапшырырга юнәлдерү.
Регина Садыкова