Әлмәттә үзенең 90 яшен Социалистик Хезмәт Герое Әнвәр Сафиуллин билгеләп уза

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген данлыклы шәхес, Социалистик Хезмәт Герое,  нефть сәнәгате ветераны, шәһәрнең мактаулы гражданины Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллин үзенең юбилеен билгеләп уза.

Иң беренче котлауны аңа ТР Президенты Рөстәм Миннеханов һәм "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наиль Маганов юллаганнар.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин ТР Президентының котлау текстын укыды,  үзенең һәм әлмәтлеләр исеменнән ветеранга изге теләкләр юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International