Әлмәт районы торак пунктларында традицион халык җыеннары үтә.
Түбән Абдул авылы җирлегендә 2016 елның нәтиҗәләре буенча җыелыш узды. Бүгенге көндә Түбән Абдул авылында 854 кеше яши. Авыл җирлегендә мәдәният йорты, китапханә, музей, почта бүлеге, 5 магазин эшләп килә, 2 мәчет, Бөек җиңүгә багышланган мемориаль һәйкәл бар. Авыл җирлеге башлыгы Равиль Юнусов 2016 елга йомгаклар ясады. 2016 елда авылның Ленин урамы юлына 400 метр һәм музей каршына асфальт салынды. Кзыл Кеч бистәсендә 67 метрга су боруладылар.