Татарстан Республикасында 2017 елның 3 февраленә 339,5 мең кв. м. торак, ягъни планның14,1%ы гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башланганнан бирле 125 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 35 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Социаль ипотека программасына килгәндә исә, үткән ике атнада Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды программасы буенча статистика органнарында бер торак йорт буенча да хисап тотмаганнар. Социаль ипотека программасының төзелүче 189 объектының 89ы төзелеп беткән диярлек; уртача әзерлектә – 45 объект; 66 объектта эшләр бик күп әле.
2017 елда аренда торагы программасы кысаларында 22,6 мең кв. метрлы 13 торак йорт төзү каралган. Шулардан 3 объект Югары Ослан районында эксплуатациягә тапшырылган. Калган 10 объект буенча хәлләр түбәндәгечә. 6 объектта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән (Әлки районы -2, Чирмешән районы -1, Иннополис шәһәре - 3). 3 объектта эчке эшләр, инженер системаларын монтажлау бара (Иннополис – 3). Тагын 1 объектта диварларны коралар (Апас районы - 1).
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 98 ветеран өчен 19 йорт төзелә. Казанда, Чаллыда, Бөгелмә, Зеленодольск, Лаеш районнарында 5 объект төзелеп беткән.
2017 елда торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча 305 ятим баланы торак белән тәэмин итү буенча 346,7 млн. сум каралган.
Моннан тыш, 2015-2020 елларга «Торак» ФМП нигезендә 2017 елда Татарстан Республикасында 5 һәм аннан күбрәк баласы булган 49 гаиләне, 50 яшь гаиләне, законнар нигезендә торакка хокукы булган 49 гражданны торак белән тәэмин итү планлаштырыла.
Татарстан Республикасында күп фатирлы инвестицион торак төзү дәвам итә. Быелга план – 111 йорт, шулардан 8се тапшырылган. 103 күп фатирлы инвестицион йорттан 40 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә – 37 йорт; 26 йортта эшләр күп әле.
Аз катлы төзелеш программасы буенча (индивидуаль торак төзелеше) 8 800 йорт төзергә ниятләнә, 917 йорт гамәлгә кертелгән инде.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында техника күләме турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, техника паркын максатчан яңарту - җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәлегенең төп факторларының берсе. Аның сүзләренчә, республикада предприятиеләргә техника алу өчен субсидияләү программасы бар - бюджетннан техника бәясенең 40 % компенсацияләнә. Әлеге программа буенча 2016 елда 670 хуҗалыкка 1,9 млрд. сумга ярдәм күрсәтелде.
Техника белән тәэмин ителү дәрәҗәсе буенча Татарстан Республикасы Краснодар крае һәм Белгород өлкәсеннән алда.
"Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләреннән "40х60" республика программасын, "1432" федераль программасын һәм лизингтан активрак файдалануларын сорыйм, диде Марат Әхмәтов. - Әлегә "Татагролизинг" аша авыл хуҗалыгы техникасын алуга 1 млрд. сумга 300 гариза һәм 1,2 млрд. сумга 290 нариза "Росагролизинг" аша кабул ителде".
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Теләче, Нурлат, Мөслим, Әтнә, Тукай, Зеленодольск һәм башка районнар энергия белән тәэмин ителешләрен аттырганнар. Аның сүзләренчә 100 гектар басу җиренә 200 һәм аннан артык ат көче һава торышы начар чакта да вакытында авыл хуҗалыгы эшләрен тәмамларга мөмкинлек бирә.
2017 елгы чәчү эшләрендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 600 киң алышлы чәчү комплекслары һәм 6 мең культиватор катнашачак.
"1 апрельгә кадәр без чәчкечләр, туфрак эшкәртүче машиналарны һәм тракторларны әзерләп бетерергә телибез, - диде Марат Әхмәтов.
Әлеге срраулар җирле урында да тикшерелде. Район башлыгы төзелеш һәм хезмәтне саклау сорауларына җитди килергә чакырды.