Әлмәттә җылылык энергиясенә тариф бәяләре төште

2017 елның 3 феврале, җомга

Әлмәттә 2017 елның 1 январеннән жылылык энергиясенә тариф 6,28% ка төште һәм ул НДС белән бергә 1868, 01 сум Гкал тәшкил итә.

«Әлмәт җылылык челтәре җәмгыяте» директоры Равил Зиннәтуллин әйтүенчә, шәһәр һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге тарифларны оптимизацияләү мөмкинлеген табуны бурыч итеп куйды. Үткәрелгән анализ тарифларны оптимизацияләү буенча чаралар планын булдырырга момкинлек бирде. Әлеге план «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов тарафыннан расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International