Татарстан спорт өлкәсенең үсеше өлешендә Россиядә генә түгел, ә халыкара масштабта да иң югары стандартларны билгели

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Чара ТР муниципаль районнары башлыклары, республика районнарының структуралы бүлекләренең җитәкчеләре катнашуы белән видеоконференция режимында узды.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасының Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия спорт министры Павел Колобков, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия  чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе, ТР баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, РФ Дәүләт думасы депутатлары, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Видеоконференция тәмамлангач, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин барлык спорт объектлары, яшүсмерләр клублары җитәкчеләренә, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директорларына һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләренә аның электрон почтасына Әлмәт районында физик культура һәм спортны үстерү буенча конкрет тәкъдимнәр белән хатларны җибәрергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International