#Яраткан Әлмәт шугалагы әлмәтлеләр өчен иң яраткан актив ял итү урынына әйләнде. Дәртләндергеч музыка, дәртле аниматорлар чын бәйрәм һәм күңеллелек атмосферасын булдыралар. Гаҗәеп зур размердагы шугалак барлык шуарга теләүчеләрне сыйдырырга мөмкинлек бирә.
Шунда ук әйберләрне саклау камерасы белән балалар һәм олылар өчен тимераякларны бирү оештырылган. Тимераякларның прокаты бәясе - бер сәгатькә балалар өчен 50 сум, олылар өчен 70 сум. Үзеңнең тимераякларың белән түләүсез шуып була.
Эш көннәрендә шугалакның эш режимы: 10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә: 9.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр.