Әлмәттә шәһәрнең генераль планына үзгәрешләр кертү буенча семинар үтте

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Шәһәр тирәлеген үстерү буенча бердәм карарны кабул итү өчен шәһәрдә яшәүчеләр белән проектчылар арасында далогны оештыру чараның максаты булып торды.Семинарның эшендә шәһәрдә яшәүчеләр, хезмәт күрсәтү оешмалары һәм предприятиелар вәкилләре катнашты.

Семинар башланганчы барлык катнашучыларга әзерләнгән сораулар белән анкеталар таратылды. Семинарны Әлмәт муниипаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәметзянов ачып җибәрде.  

Ул шәһәр эшчәнлегенең барлык өлкәләренең киләчәктә үсүе өчен Әлмәтнең генераль планын эшләп чыгаруның стратегик мөһимлеген ассызыклады һәм катнашучыларның, инфраструктураның үсешен куздә тотып, идеяларын активрак тәкъдим итүен теләде.

Әлмәтнең генераль планының проектын, җирдән файдалану, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен һәм җирле нормативларны эшләп чыгаруда катнашу өчен Мәскәүдәге Генераль план институтының фәнни мәсьәләләре буенча директорның киңәшчесе Александр Колонтай чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International