"Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 2016 елга нәтиҗәләр ясадылар

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Елның башы - "Бердәм Россия" җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләренең узган ел өчен эш нәтиҗәләрен ясау һәм агымдагы елга яңа максатларны билгеләү вакыты. 2016 елда  "Бердәм Россия"  партиясенең Әлмәт  җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 555 кеше мөрәҗәгать итте һәм һәрберсе сорауларына җавап тапты.

Әлмәтлеләр җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә ешрак ТКХ, социаль тәэмин итү һәм торак урын белән тәэмин итү өлкәләренә кагылучы мәсьәләләрне, шулай ук сәламәтлекне саклау мәсьәләләрен хәл итер өчен мөрәҗәгать итте.

"Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 41а адресы буенча урнашкан, телефон: 45-49-35

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International