Пенсия фондыннан дип таныштырып, йортка кереп, пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә үгетләп йөрүчеләр турында хәбәрләр ишетелә. Кабатлап әйтәбез, Пенсия фонды хезмәткәрләре йортларга керми, фатирларны тикшерми, СНИЛС номеры сорамый.
Хезмәт Пенсия фонды бүлеге бинасында, клиент хезмәте бүлегендә күрсәтелә. Алдана күрмәгез!
Барлык сораулар буенча 32-18-09 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.