27 январь көнне Яшьләр үзәгендә Халыкны социаль яклау идарәсенең 2016 елда башкарылган эшләре буенча отчет җыелышы узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов катнашты. Отчет чорында башкарылган эшләр буенча доклад белән идарә җитәкчесе Кадрия Гиматдинова чыгыш ясады.
Кадрия Әслаховна билгеләп узганча, ел дәвамында халыкны социаль яклау идарәсенә 80961 граждан мөрәҗәгать иткән, 75 меңнән артык граждан 754 млн. сумлык социаль түләүләр алган.
Наҗия Хәйдәрова идарәнең эшчәнлегенә югары бәя бирде, аларның бердәм команда булып эшләүләре нәтиҗәсендә халыкка югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелүен ассызыклады.